Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрендәге балаларны Яңа ел белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләрендәге балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, балалар Казан Кремле территориясендә уздырылган чыршы бәйрәменә килде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Монда чыршы беренче тапкыр куелды. Бу тарихи мәйдан һәм ул әле беркайчан да Яңа елга файдаланылмады. Без бу территорияне тәртипкә китердек, һәм сез – Кремльнең бу мәйданчыгындагы беренче кунаклары», – диде Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, күп кешеләрнең тормышында иң мөһиме – балалар, аларның үсүе һәм яхшы белем алуы.
Чарада ТР Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.
Казан Кремлендә Дәүләт оешмалары урнашкан бинаның (Присутственные места) ишегалды беренче тапкыр ачылды – аның территориясендә бәйрәм мәйданчыгы урнашкан, анда 15 гыйнварга кадәр төрле Яңа ел чаралары уздырылачак.
Программада – спектакльләр, балалар өчен мастер-класслар һәм Казан төркемнәре чыгышлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз