news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов мобилизацияләнүчеләрнең балаларына Яңа елны югары дәрәҗәдә оештырырга кушты

Татарстаннан өлешчә мобилизациягә алынган кешеләрнең гаиләләрендәге балалар Казан Кремлендә һәм «Татнефть Арена»да Яңа ел чыршысына чакырылган. Бу чараларны, балаларны бәйрәм урынына илтүдән башлап, иң югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә. Бу турыда Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Без 22-24 декабрьдә 1-4 сыйныф укучыларын Казан Кремле территориясендә Яңа ел тамашасына чакырдык. Ә 25 декабрь көнне 5-11 сыйныф укучылары «Татнефть Арена» боз сараенда узачак республика Яңа ел чыршысына чакырылдылар», – диде ул.

ТР Мәдәният министрлыгына һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгына бу чараларны иң югары дәрәҗәдә оештырырга кушылды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук муниципаль районнар башлыкларына, ТР Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгына, ЮХИДИ идарәсенә – балаларны әлеге чараларны уздыру урынына имин һәм уңайлы алып баруны тәэмин итәргә кушты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алды чаралары кысаларында бөтен ил буенча «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе узуын искәртте. Ул барлык түрәләргә һәм депутатларга бу чарада актив катнашырга тәкъдим итте.

Кышкы каникуллар чорында республикада 13 меңгә якын баланы һәм яшүсмерне савыктыру кампаниясе планлаштырыла, дип хәбәр итте Татарстан Президенты, моның өчен республиканың 240 савыктыру оешмасы җәлеп ителәчәк. Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР Спорт министрлыгына ябык һәм ачык спорт объектларының төзек техник торышын, аларның өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100