news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов мобилизацияләнүчеләрне аптечка һәм йоклау капчыклары белән тәэмин итәргә кушты

Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнүчеләрне аптечкалар һәм йоклау капчыклары белән тәэмин итәргә кушты

Татарстанда мобилизация комиссиясе көндәлек эшен дәвам итә, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка илдәге өлешчә мобилизация кысаларында республика халкын чакырылышка җәлеп итү барышы турында хисап бирә.

Бүген чираттагы докладтан соң, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә республикадан мобилизацияләнгән һәр кешене кирәкле дарулар җыелмасы, йоклау капчыклары һәм махсус ковриклар белән тәэмин итәргә кушты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100