news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Мишустинны туган көне белән котлады: Татарстан һәрвакыт сезнең ярдәмне тоя

Миңнеханов Мишустинны туган көне белән котлады: Татарстан һәрвакыт сезнең ярдәмне тоя
Фото: t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Россия Премьер-министры Михаил Мишустинны 58 яшь тулу көне белән котлады. «Туган көнегез котлы булсын, мөхтәрәм Михаил Владимирович!» дип яза ул.

«Сез нинди генә вазифада эшләсәгез дә, Татарстан һәрвакыт сезнең ярдәмне тоя. Сезнең ярдәм белән республикада хәлиткеч проект — «Алабуга» махсус икътисади зонасы эшли башлады. Бүген ул илдә иң яхшысы», - диде ТР Рәисе.

«Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, куелган максатларны тормышка ашыру һәм эшчәнлекнең барлык юнәлешләрендә яңа казанышлар телим!» - диелгән Рөстәм Миңнеханов котлавында.

ТР Рәисе үзенең котлавын татар телендә башлап, рус телендә тәмамлады. Ул шулай ук хөкүмәт башлыгы белән төшкән берничә уртак фото урнаштырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot