Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Мишустинга СИБУРның Түбән Камада кадрлар әзерләү буенча эшен мисалга китерде
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашуда СИБУРның «СИБУРИНТЕХ-НК» инженер-техник экспертизаны үстерү укыту үзәге базасында кадрлар әзерләү эше турында сөйләде.
«СИБУР Түбән Камада бик җитди эш алып бара. Лабораторияләрне дә, торак шартларын да тәртипкә китерәләр», - дип искәртте ТР Рәисе.
Россия Премьер-министры билгеләп үткәнчә, Татарстанда икътисадның реаль секторы бик көчле һәм анда квалификацияле кадрлар таләп ителә.
«Сезнең алдынгы инженерлык мәктәпләрен актив рәвештә үстерүегез бик мөһим. Һәм бу биредә эшли торган сәнәгать, фәнни предприятиеләр үз таләпләрен куя һәм методологик яктан ярдәм итә һәм алга таба студентларны укыту өчен программалар әзерләргә булыша торган кластерлар булдырырга мөмкинлек бирә», – дип белдерде Мишустин. Рөстәм Миңнеханов инде алты алдынгы инженерлык мәктәбе булдырылуы турында хәбәр итте.
«Безнең югары уку йортлары - акча гына түгел, аларның индустриаль партнерлары бар. Ягъни боларның барысы да инженерлык мәктәпләре, һәм бу эш гамәли характерга ия. Безнең компанияләр – «Татнефть», КАМАЗ һәм СИБУР – әлеге инженерлык мәктәпләрендә бик актив. Аларның ярдәме белән без мәктәпләр төзү буенча конкурсларда җиңүгә ирештек», - дип искәртте ТР Рәисе.
Ул тагын өч инженерлык мәктәбенә заявка бирелүе турында әйтте.
Искәртеп үтәбез, Түбән Камада «СИБУРИНТЕХ-НК» инженер-техник экспертизаны үстерү укыту үзәге быел май аенда ачылды. Ул 42 заманча җиһазландырылган уку аудиториясен, 5 урам полигонын, 47 стенд һәм тренажерны үз эченә ала.
Үзәкнең гомуми мәйданы - якынча 3,2 мең квадрат метр, ул елына 15 мең кешене, шул исәптән 2 мең студентны һәм 1,5 мең мәктәп укучысын укыту һәм яңадан әзерләүгә исәпләнгән. Моннан тыш, аның базасында СИБУР предприятиеләре һәм тармакның башка компанияләре хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм әзерләү программалары гамәлгә ашырылачак.
СИБУРның әлеге проектка инвестицияләр күләме якынча 1,8 миллиард сум тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз