news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Мишустин белән очрашуда СИБУРның Татарстандагы системалы эшен билгеләп үтте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашуда СИБУР проектлары турында сөйләде һәм Татарстанда холдингның системалы эшен билгеләп үтте.

«СИБУР компаниясе системалы эшчәнлек алып бара. Тәэмин итүчеләр белән бәйле барлык кыенлыкларга да карамастан, алар «Этилен-600» проектын тормышка ашырды, ул инде җибәрү-көйләү режимында эшли. Бу - 200 миллиард сумлык зур проект», - дип белдерде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, «Түбән Кама Нефтехим»ның этилен буенча куәте ике тапкырга артачак - 600 мең тонна продукт эшләп чыгарылачак. СИБУРның Түбән Камадагы предприятиесе элегрәк, проектны эшләтеп җибәргәнче шундый ук күләмдә продукция җитештергән иде.

«Һәм иң мөһиме - СИБУР компаниясенең Казанда бөтен СИБУР өчен фәнни-тикшеренү үзәге ачуы безнең өчен зур мәртәбә. Бездә химия фәне бик нык алга киткән. Ул шулай ук Казан мәйданчыкларында без чит илдән сатып ала торган катализаторлар җитештерүне дә җайга сала», ‑ дип искәртте ТР Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot