news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Мишустин белән «Инфраструктура үсеше стратегиясе» сессиясендә катнашты

Миңнеханов Мишустин белән «Инфраструктура үсеше стратегиясе» сессиясендә катнашты
Трансляциядән скриншот

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры Михаил Мишустин үткәргән стратегик сессиядә катнашты. Сессия инфраструктураны үстерү стратегиясенә багышланган иде. Республика җитәкчесе эш сәфәре белән Мәскәүдә. Бу хакта аның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Премьер билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт шәһәр һәм бистәләрнең йөзен яхшырту юнәлешендә масштаблы планнарны тормышка ашыра. Торак йортлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, хастаханә һәм башка мөһим социаль объектлар төзелә, инженерлык коммуникацияләре яңартыла, юл челтәре яхшыра.

«Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә аерым игътибар бирү мөһим, анда кыска вакыт эчендә Россиянең барлык субъектларында гамәлдә булган стандартларга туры китерелгән шәһәр мохите булдыру кирәк», — дип ассызыклады Мишустин.

Төбәкләр әлеге өлкәдә куелган барлык бурычларны үти алсын өчен, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән яңа финанс инструментлары эшләтеп җибәрелде.

Трансляциядән скриншот

«Санкцияләргә һәм тышкы чикләүләргә карамастан, төзелеш индустриясе берничә ел дәвамында югары үсеш темплары күрсәтә. Моңа дәүләт ярдәме чаралары һәм системалы якын килү ярдәмендә ирешелде», — дип билгеләп үтте Премьер.

Приоритетларның берсе булып, гражданнарның торак шартларын яхшырту тора. Ел башыннан илдә 70 млн. кв. заманча торак фонды кулланышка кертелгән, бу 2022 елның шул ук чоры рекордлы күрсәткеченнән артып киткән.

Юл инфраструктурасы да тиз темплар белән үсеш ала. Россия Президенты катнашында Мәскәүдән Арзамаска кадәр М12 «Көнчыгыш» трассасы участогы ачылды. Декабрьгә магистраль Казанга, ә аннан соң Екатеринбургка һәм Төмәнгә кадәр озайтылачак. Гомумән алганда, 2023 елда мең километрдан артык федераль юлны кулланышка кертү һәм тагын 3,5 мең километрны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Төбәкләрдә сыйфатлы шоссе өлеше планда каралганнан артып, 52 процентка җитәчәк.

Сессиядә катнашучылар шулай ук төзелеш тармагы өчен максатчан ориентирларның үтәлешен карады һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән өстәмә карарлар билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100