news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов, Мирзиёев һәм Мантуров Татарстанның сәнәгать күргәзмәсендә булды

Миңнеханов, Мирзиёев һәм Мантуров Татарстанның сәнәгать күргәзмәсендә булды
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Россия һәм Үзбәкстан арасындагы III Төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында Татарстанның сәнәгать күргәзмәсендә булды.

Зур сәнәгать компанияләре һәм зур булмаган производстволар күргәзмәгә үз эшләнмәләрен алып килгән. Шулай ук зур автоҗитештерүчеләр һәм химия заводлары да, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү компанияләре дә кунакларга үз потенциалын тәкъдим итте.

Искәртеп узабыз, Үзбәкстан лидеры Казанга бүген иртән килде. Элегрәк Миңнеханов, Мирзиёев һәм Мантуров очрашу үткәрде, анда «Россия-Үзбәкстан» төбәкләр форумына нәтиҗә ясадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100