news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Мирзиёев белән Үзбәкстан һәм Татарстанның уртак проектлары турында сөйләште

Миңнеханов Мирзиёев белән Үзбәкстан һәм Татарстанның уртак проектлары турында сөйләште
Фото: ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Телеграм-каналы

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев белән очрашты. Республика лидеры Мирзиёевка илләр арасындагы хезмәттәшлеккә даими рәвештә ярдәм һәм игътибар күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан һәм Үзбәкстан икътисади элемтәләрен ныгытуны дәвам итә – илләр арасындагы товар әйләнеше 21 процентка арткан һәм 376 миллион доллардан артык тәшкил иткән. Очрашу барышында яклар шулай ук ике зур уртак проект – Үзбәкстанның Бохара һәм Нәвайи өлкәләрендә сәнәгать мәйданчыгы булдыру турында фикер алышты.

«Татарстан белән Үзбәкстанның әлеге әһәмиятле уртак проектлары безнең илләр арасындагы хезмәттәшлеккә зур өлеш кертә», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Ул кичә ике мәйданчыкта да булуы һәм төзелеш барышын тикшерүе турында сөйләде.

Татарстан һәм Үзбәкстан лидерлары очрашуыннан кадрларны ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе урнаштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100