news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Мирзияевның Татарстанга килүе хезмәттәшлек үсешендә яңа этапны билгели

Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияевның Татарстанга килүе ике республика хезмәттәшлеген үстерүдә яңа этап ача. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Үзбәкстан арасында III Төбәкара хезмәттәшлек форумының пленар утырышында белдерде.

«Үзбәкстан Президентының Татарстанга тарихта беренче килүе. Әлеге мөһим вакыйга безнең республикаларның хезмәттәшлеген үстерүдә яңа этап билгеләячәгенә ышанам», — диде Миңнеханов.

Татарстан җитәкчелеге Үзбәкстан Президентын Казанда 5 октябрьдә Россиягә дәүләт сәфәре кысаларында кабул итәчәк.

«Татарстан өчен илебезнең Үзбәкстан белән дуслык мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеге бик мөһим. Бу дәүләт Президентлары – Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзияевның аерым казанышы», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Аның фикеренчә, төбәкләрнең турыдан-туры эшлекле элемтәләрен һәм гамәли үзара хезмәттәшлеген ныгыту — дәүләтара мөнәсәбәтләрнең мөһим өлеше.

Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев 5-7 октябрь көннәрендә Владимир Путин чакыруы буенча Россиягә килә. Мәскәүдә ике дәүләт лидерының сөйләшүләре планлаштырыла. Үзбәкстан башлыгы шулай ук Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин белән очрашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100