Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Минтимер Шәймиев ярдәмендә мирасны саклау өчен күп эш башкарылды
«Безнең төп бурычларның берсе – мәдәни мирасны саклау, аны өйрәнү һәм аларның күләмен арттыру», - диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасындагы чыгышында Татарстанда «Яңарыш» фонды эшчәнлеге һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәмендә мирасны саклау өчен күп эш башкарылуын әйтте.
«Безнең төп бурычларның берсе – мәдәни мирасны саклау, аны өйрәнү һәм аларның күләмен арттыру. Минтимер Шәрип улына һәм бу мөһим эшкә өлеш кертүчеләргә, шул исәптән, мәдәният хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм», - диде ул.
Аның әйтүенчә, мәдәният эшлеклеләренең эше федераль дәрәҗәдә дә билгеләп үтелә. «Быел Алабуга музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденкога әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия дәүләт премиясе бирелде», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм арттыру, иҗади башлангычларга ярдәм итү – гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен мөһим бурычлар икәнлегенә басым ясады.
«Республикада мәдәният учреждениеләрен яңарту дәвам итә. Бу объектларның заманча эчтәлеге, төрле яшьтәге кешеләр өчен кызыклы булуы мөһим, алар анда үзләренең иҗади сәләтләрен ача һәм күрсәтә алачак», - диде ул.
Чаллыда «Мастеровые» Рус драма театры һәм быел «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында ачылган Яшел Үзән һәм Алабугада мәдәни мирас үзәкләрен уңышлы мисал буларак китерде. «Бу биналар шәһәрләрдә яшәүчеләрнең яраткан ял урынына әверелде», - диде ул.
Татарстан Президенты киләсе елда Шиһабетдин Мәрҗани, Федор Шаляпин, Максим Горькийның юбилей даталары билгеләп үтелүен искәртте. «Бу түгәрәк даталар бөек ватандашларыбыз иҗаты аша халкыбызның рухи бай тормышын ачарга мөмкинлек бирә», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз