news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Минскида Белоруссия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белем бирү үзәген карады

Миңнеханов Минскида Белоруссия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белем бирү үзәген карады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскида Беларусь Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының куркынычсызлык буенча белем бирү үзәгендә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Мондый белем бирү үзәкләре эшенең төп максаты – җәмгыятьтә халыкны, шул исәптән балаларны гадәттән тыш хәлләр шартларында саклану ысулларына өйрәтү юлы белән тормыш куркынычсызлыгы культурасын формалаштыру, шулай ук яшьләрне гражданлык-патриотик тәрбияләү.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Үзәктә укыту уен принципларына корылган. Нигезгә укучыларны гадәттән тыш хәлне максималь имитацияли торган мохиткә чумдыру һәм материалны тирәнтен өйрәнү алымнары салынган. Үзәктә заманча мәгълүмати коммуникацион технологияләр (виртуаль чынбарлык, өстәмә чынбарлык) нигезендә төзелгән интерактив тренажерлар һәм симуляторлар кулланыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot