news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Министрлар Кабинетында киңәшмәне бер минут тынлык белән башлады

Миңнеханов Министрлар Кабинетында киңәшмәне бер минут тынлык белән башлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында республика киңәшмәсен Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән башлады. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Миңнеханов хокук саклау органнары җитәкчеләре белән узган киңәшмә турында хәбәр итте.

«Массакүләм чаралар үткәргәндә, куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кирәк дип саныйбыз, шул исәптән сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, транспорт, коммуникацияләр һәм элемтә объектларында, энергетикада, тормыш өчен куркыныч тудырган предприятиеләрдә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot