Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Министрлар Кабинетына гражданнарга өстәмә ярдәм чараларына әзерләнергә кушты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион шимбә киңәшмәсендә төбәк бюджетындагы акча күләмен бәяләргә кушты. Гражданнарга ярдәм итүнең яңа өстәмә чараларын гамәлгә ашыру өчен акча кирәк булачак. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 25 майда РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы кысаларында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында игълан итте. < ... > Бу карарлар республика халкының, бигрәк тә социаль яклауга мохтаҗ гражданнарның керемнәрен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк», - диде Татарстан Президенты.
Июнь аеннан эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 10 процентка артачак, шуңа бәйле рәвештә, Пенсия фонды бүлекчәләренә яңадан исәп-хисап ясарга һәм түләүләрне тәэмин итәргә кирәк булачак, дип искәртте Миңнеханов.
Моннан тыш, 1 июньнән яшәү минимумы 10 процентка, ә 1 июльдән минималь хезмәт хакы шулай ук 10 процентка артачак.
Татарстан Президенты дәүләт башлыгы карарларын үтәү «республика бюджетыннан өстәмә финанс ресурслары таләп итә», - дип белдерде. Шул сәбәпле, ул ТР Финанс министрлыгына һәм ТР Хөкүмәтенә «әлеге мәсьәләләр буенча исәп-хисапларны оператив рәвештә әзерләргә» кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз