Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Мигрантлар икътисад өчен мөһим, әмма аларны Россиягә яраклаштырырга кирәк

Мигрантларны җәлеп итмичә, республика һәм ил икътисады каршында торган бурычларны хәл итү авыр булачак. Әмма, килгән кешеләрне Россиядәге тормышка яраклаштыра торган системалы алымнар кирәк. Бу фикерне Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Идел буе федераль округы төбәкләрендә дәүләт миграция сәясәтен һәм мигрантларның социаль-мәдәни адаптациясен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Совет утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.
«Бүген икътисадыбыз каршында торган мәсьәләләрне, мигрантларны җәлеп итмичә, хәл итә алмаячагыбызны төгәл аңлыйбыз. Әмма монда аларга адаптация узарга һәм квалификация алырга булыша торган система һәм механизмнар кирәк. Мондый алымнар «Алабуга» махсус икътисади зонасында һәм КАМАЗда тормышка ашырыла. Бу максатчан җыю, эшчеләр әзерләү буенча персонал туплау. Мигрантны эшкә алу гына түгел, аны социальләштерү белән дә шөгыльләнергә кирәк», – дип сөйләде журналистларга Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, күпчелек мигрантлар гаиләләре белән килә, монда да билгеле бер эш уздырырга кирәк. Аерым алганда, балалар өчен рус телен өйрәнү курслары булдырырга кирәк.
Бүген утырышта катнашучылар, шул исәптән Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары да, Татарстанда шундый эш алып бара торган берничә оешмада булган. Россия Президентының округтагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров республиканы миграция сәясәте мәсьәләләрендә үрнәк дип атады.
«Утырыш өчен Татарстанны очраклы гына сайламадык. Республика миграция сәясәте буенча үрнәк булып тора. Бүген монда бу эшнең ничек тормышка ашырылуын күрдек. Әмма, миграция мәсьәләләрендә үз куркынычлары булуын аңлыйбыз. Җәмгыятьтә иминлек тәэмин итү һәм мәдәни тәңгәллекне саклау төп өстенлек булып кала бирә», – диде Игорь Комаров.
Әгәр миграция сәясәтенә тиешле игътибар бирмәсәң, соңыннан алар күпкә кискенрәк вазгыятьтә килеп чыгарга мөмкин, шуңа күрә бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз