Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе медицина хезмәткәрләренә яңа машиналар һәм компьютерлар тапшырды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың медицина оешмаларына автомобильләр һәм компьютер техникасын тапшырды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Роман Баданов.
Татарстан табибларына 100 ашыгыч ярдәм машинасы һәм 40 җиңел автомобиль, шулай ук биш мең компьютер бирелде.
Фото: © Роман Баданов, «Татар-информ»
«Сәламәтлек саклау системасы – бу бик мөһим мәсьәлә. Иң мөһиме – кешеләр, әмма кешеләрнең үз эшен тиз, нәтиҗәле һәм сыйфатлы итеп башкару өчен кораллары булырга тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Безнең автомобильләр махсус билгеләнештәге гаражларда, федераль ведомстволарда һәм министрлыкларда уңышлы хезмәт итә, ә бүгеннән алар Татарстан Республикасының барлык халкына хезмәт итәчәк. Машиналар сынатмас, дип ышанабыз», – диде «АвтоВАЗ» АҖ президенты һәм генераль директоры Максим Соколов.
Ул Рөстәм Миңнехановка үзебезнең илнең автоконцерны җитештергән автомобильләрне сайлавы өчен аерым рәхмәт белдерде.
«Без бергәләп сәнәгатебезнең һәм автосәнәгатебезнең технологик суверенитеты юлыннан барабыз, шул рәвешле Россия Федерациясе Президентының йөкләмәләрен һәм илкүләм максатларыбызны үтибез», – дип йомгаклады сүзен Максим Соколов.
Тантаналы чарадан соң медицина учреждениеләре җитәкчеләре «Татар-информ»га үзләренең эмоцияләре турында сөйләде.
Фото: © Роман Баданов, «Татар-информ»
«Бу моңарчы күрелмәгән күренеш һәм бик зур ярдәм, чөнки автопарк даими һәм системалы рәвештә яңартуны таләп итә. Бу Рәисебезнең дөрес һәм бик вакытлы кабул ителгән карары», - дип уртаклашты Казанның 1нче номерлы балалар хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков.
«Машиналар тапшыру безнең өчен көтелмәгән бәйрәм булды. Бу зур ярдәм», - диде Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе баш табибы Фәрит Галәветдинов.
Медицина хезмәткәре билгеләп үткәнчә, машиналарны алыштыру бик мөһим, чөнки алар тәүлек әйләнәсе эшли һәм бик нык туза. Ашыгыч ярдәм машинасы көненә 450 километрга кадәр үтәргә мөмкин. Фәрит Галәветдинов әйтүенчә, бүләк ителгән 100 ашыгыч ярдәм машинасының 30ы Казанда кала. Шул рәвешле автопаркның 60 проценты яңартылачак.
Фото: © Роман Баданов, «Татар-информ»
Соңгы биш елда Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен 1000нән артык медицина ярдәме күрсәтү машинасы (ашыгыч ярдәм кареталары, җиңел автомобильләр) һәм 27 мобиль комплекс сатып алынган.
Татарстан Рәисе кушуы буенча 2023 елдан башлап республика медицина оешмаларына персональ компьютерлар кайтарыла. Дүрт елда китертеләчәк компьютерларның гомуми күләме 20 мең берәмлекне тәшкил итәчәк, бүгенге көндә 15 мең компьютер китертелгән. Компьютерлар паркын яңарту медицина хезмәткәрләренең көндәлек бурычларны үтәвен тизәйтергә, документлар белән эшләүгә сарыф ителгән вакытны киметергә, пациентны кабул итү вакытында аңа күбрәк вакыт бүлеп бирергә, шулай ук «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектының күрсәткечләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз