news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов медицина хезмәткәрләре өчен соципотека йортын файдалануга тапшыруда катнашты

Миңнеханов медицина хезмәткәрләре өчен соципотека йортын файдалануга тапшыруда катнашты
https://tatarstan.ru

Бүген Казанда социаль ипотека буенча төзелгән күп фатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченү булды. Белые Росы ур, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан яңа төзелештә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр өчен 96 фатир бүлеп бирделәр.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко һәм республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бүген медицина хезмәткәрләренең 96 гаиләсе яңа төзекләндерелгән фатирларны социаль ипотека программасы буенча алачак. Бу йорт сезгә бәхет китерүен телим. Сез яңа уңайлы бистәдә яшисез, монда бик кызыклы географик мөмкинлек бар. Бу вакыйга белән котлыйм», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.

Россия Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко билгеләп үткәнчә, торак мәсьәләсен хәл итү - медицина хезмәткәрләренең абруен күтәрү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе. «Республика җитәкчелегенең медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм чаралары планында башкарган эшләре - бик лаеклы тәҗрибә, без аны башка төбәкләргә дә таратачакбыз», - диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Фисенко Фатиховлар гаиләсенең яңа фатирында булды һәм яңа йортка күчүчеләр белән очрашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100