Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов медиарейтинг буенча Россия төбәкләре башлыкларының топ-10 исемлегенә керде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның март нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре башлыклары медиарейтингында алтынчы урынны алды. «Медиалогия» порталы мәгълүматларына караганда, республика җитәкчесенең медиаиндексы 122 371.5 тәшкил иткән.
Әлеге рейтингта беренче урынны Мәскәү мэры Сергей Собянин алган (631 803,1). Икенче урында - Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев (409 721,4), ә Александр Хинштейн (Курск өлкәсе) 376 573,4 нәтиҗәсе белән өченче урынга ия булды.
Шулай ук топ-5кә Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков (198 253,4) һәм Ростов өлкәсе губернаторы Юрий Слюсарь (146 701,3) эләккән.
Әлеге рейтингның 7-10 урыннарында Санкт-Петербург мэры Александр Беглов (118 815,2), Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин (118 583,1), Саратов өлкәсе губернаторы Роман Бусаргин (116 735,9) һәм Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев (95 324,3) урнашкан.
Элегрәк Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан» күпере» форумында катнашкан иде. Бу чарада ул Бөек Ватан сугышы ветераннарын медальләр белән бүләкләде, шулай ук әлеге форумны уздыру күркәм традициягә һәм ике төбәк арасында дуслык мөнәсәбәтләренең мөһим өлешенә әверелде, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз