news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучының улларына «акыллы» колонкалар бүләк итте

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казаннан махсус хәрби операциядә катнашучының улларының Яңа ел теләкләрен үтәде. 2022 ел ахырында укучылар «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан һәм Кыш Бабайдан «акыллы» колонкалар сораган.

«Әгәр күңелсез булса, Алиса белән һәрвакыт аралашырга мөмкин. Ул өй эшләрен эшләргә дә ярдәм итә ала, математика буенча авыр мисаллар булганда да», – ди 13 яшьлек Айназ.

Аның тугыз яшьлек энесе Кәрим дә «акыллы» колонка белән аралашырга һәм балалар өчен Яңа ел көйләрен тыңларга ярата. Малайлар үзләренең теләкләре шулай тиз үтәлер дип көтмәгән. «Акыллы» колонкаларны һәм кәнфитләр тутырылган куян формасындагы рюкзакларны аларның өйләренә Казанның Вахит һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов алып килде.

««Теләкләр чыршысы» – искиткеч акция, битараф булмаган кешеләр балаларның теләкләрен сайлап ала һәм аларны үти. Казанда «Теләкләр чыршысы» Казанда берничә урында – «Корстон» кунакханәсендә, район администрацияләрендә, Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында, Казан Башкарма комитеты бинасы янында бар», – диде кунак.

Малайларның теләкләрен Татарстан Президенты сайлап алды. Район администрациясе башлыгы сүзләренчә, балаларның хыялларын тормышка ашыру бик мөһим, чөнки балалар могҗизага ышанырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100