news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов махсус хәрби операция зонасындагы татарстанлыларны бүләкләү видеосын күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында махсус хәрби операция зонасындагы республика хәрбиләрен бүләкләү видеосын күрсәтте.

«1233нче полктагы якташлар бүләкләнде. Бүген алар хәрби бурычын батырларча үти», - дип язган Миңнеханов.

Видеода күренгәнчә, хәрби хезмәткәрләр Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр алган.

Республика җитәкчесе шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан махсус операциядәге үз хәрбиләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.

«Безнең егетләр Ватаныбыз мәнфәгатьләрен батырларча яклыйлар. Бөтен ил сезнең белән горурлана! Рәхмәт!» – дип яза Татарстан Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100