news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов махсус хәрби операция ветераннарын тернәкләндерүдә спортның мөһимлеген әйтте

Миңнеханов махсус хәрби операция ветераннарын тернәкләндерүдә спортның мөһимлеген әйтте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүнең махсус хәрби операция ветераннарын реабилитацияләүдә мөһим өлешләрнең берсе булуын әйтте.

«Спорт белән шөгыльләнү – махсус хәрби операция ветераннарын тернәкләндерүнең иң мөһим аспектларының берсе», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында «Татарстан Республикасы Рәисе спорт кубогы»на турнирлар уза.

Кубок ярышларына волейбол, футзал, кул көрәше, өстәл теннисы, ядрә белән ату һәм йөзү керә. Аерым алганда, йөзү буенча ярышлар Әлмәттә булды, өстәл теннисы буенча - Байлар Сабасында, нард буенча бүген Казанда уза.

Ярышларның финалы сентябрь башында узачак, Рөстәм Миңнеханов барлык турнирларны да югары оештыру дәрәҗәсендә уздырырга кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot