news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов махсус операциядәгеләрнең гаиләсенә ярдәмгә игътибар бирергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика шәһәр һәм район җитәкчеләренә махсус операция зонасындагы хәрбиләр һәм мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирергә кушты.

«Махсус операция зонасындагы хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирергә кирәк», - диде ул ТР Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә.

Миңнеханов республикада мобилизацияләнгән гражданнар хезмәт итә торган хәрби частьләргә булышлык күрсәтү буенча (гуманитар ярдәм китерү һәм башка акцияләр) даими эш алып барылуын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot