Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов махсус операциядәгеләрнең балаларын Казан Кремленә Яңа елга чакырырга кушты
Яңа ел чараларын оештырган вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына аерым игътибар бирергә кирәк – мобилизацияләнгәннәрнең дә, хәрби хезмәткә үз теләге белән алынучыларның да, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда ул Татарстан Республикасының Министрлар кабинетында узган киңәшмәдә әйтте. Ул хәрби хезмәткәрләрнең балаларын зур бәйрәм чараларына чакырырга кушты.
«Республика дәрәҗәсендә аларны Яңа ел чараларына: 5-11 сыйныф укучыларын – «Татнефть Арена»дагы республика Яңа ел чыршысына, 1-4 сыйныф укучыларын – Казан Кремлендәге Яңа ел тамашаларына чакыру турында карар кабул ителде», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Яңа ел каникулы темасын да читләтеп үтмәскә чакырды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. «Балаларның ялын кышкы каникулда оештырырга, спорт һәм мәдәни чаралар әзерләргә кирәк», – дип белдерде республика җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр үткәрелде. Резервта торган 300 меңнән артык кеше махсус хәрби операция үткәрү зонасында хезмәт итү өчен чакырылды. 31 октябрьдә Рөстәм Миңнеханов Татарстанның РФ Саклану министрлыгы гражданнарны өлешчә мобилизацияләү буенча куйган йөкләмәсен үтәвен хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз