Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Махсус операциядә катнашканнарга ярдәм бюрократиясез булырга тиеш
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары бюрократик тоткарлыкларсыз гамәлгә ашырылырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 81 еллыгына һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган чараларны үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышында белдерде.
Аның сүзләренчә, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә, шулай ук демобилизацияләнгән һәм фронттан кайткан хәрбиләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк.
«Бездә күпсанлы ярдәм чаралары булдырылды – медицина, социаль, тернәкләндерү. Барлык профильле учреждениеләр катнашучыларга бернинди бюрократиясез һәм формализмнарсыз кичекмәстән ярдәм күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучының һәр мөрәҗәгатен бик игътибар белән, оператив рәвештә карарга кирәк. Һәм, әлбәттә, барлык бу мәсьәләләр – муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итәм – сезнең контрольдә булырга тиеш», - дип ассызыклады Миңнеханов.
Татарстан Рәисе махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә мемориаль зона булдыру темасына аерым тукталды. Аның сүзләренчә, бу проект җентекләп эшкәртелүне һәм вакытында башкарылуны таләп итә.
«Мемориаль комплекс лаеклы булырга тиеш. Администрацияләргә бу мәсьәләне контрольдә тотарга һәм барлык эшләрнең сыйфатлы башкарылуын тәэмин итәргә кирәк», - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз