news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Махсус операция зонасындагылар ярдәм өчен Татарстан халкына рәхмәт әйтә

Миңнеханов: Махсус операция зонасындагылар ярдәм өчен Татарстан халкына рәхмәт әйтә
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына Татарстаннан чираттагы гуманитар ярдәм озатылуы хакында хәбәр итте. Бу юлы йөкне хәрбиләргә Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев тапшырды.

Хәрбиләргә җиһазлар, махсус чаралар һәм приборлар, кирәкле товарлар һәм җылы кием-салым бирделәр.

«Безнең илебез үзенең дус, бердәм халкы белән көчле. Якташларыбыз татарстанлыларга даими игътибар һәм ярдәмнәре өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр», - дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.

Ул шулай ук Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары коллективларына рәхмәт белдерде.

Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга - шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру - ирешкәнче дәвам итәчәк.

  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100