news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов махсус операция хәрбиләрен «Геройлар вакыты»нда катнашырга чакырды

Миңнеханов махсус операция хәрбиләрен «Геройлар вакыты»нда катнашырга чакырды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм ветераннарны «Геройлар вакыты» кадрлар программасының яңа, өченче агымына кушылырга чакырды.

«Геройлар вакыты» кадрлар программасының өченче агымына сайлап алу башланды. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган проект махсус хәрби операция сугышчылары арасында зур кызыксыну уятты. Программаның яңа этабы тагын да зуррак мөмкинлекләр бирә һәм югары белемсез махсус хәрби операция катнашучыларына һәм ветераннарына юнәлдерелгән. Катнашыгыз һәм гаризаларыгызны бирегез https://времягероев.рф», – дип язды ТР Рәисе МАКСта үз каналында.

«Безнең батырлар арасында республикабызны мәгариф программасының яңа этабында югары дәрәҗәдә күрсәтә алучылар булуына шигем юк», – дип ассызыклады шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot