news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Мәүлетов урамында президент программасы буенча яңартылган ишегалдын карады

Миңнеханов Мәүлетов урамында президент программасы буенча яңартылган ишегалдын карады
https://tatarstan.ru/

Татарстанда кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту максатында инфраструктура булдыру һәм модернизацияләү эшләре актив алып барыла. Бу өлкәдә иң зур юнәлешләрнең берсе - «Безнең ишегалды» программасы, ул йорт яны территорияләрен заманча күпфункцияле мәйданчыкларга әверелдерә. Бу хакта Казанның Мәүлетов урамындагы ишегалды бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

Татарстан җитәкчесе Шәһәр һәм Республика көнендә «Безнең ишегалды» программасы буенча тулысынча яңартылган ишегалды территорияләренең берсендә булды. Аның белән бергә әлеге йортта яшәүчеләрне бәйрәм белән Казан мэры Илсур Метшин, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Россиянең халык артисты Александр Розенбаум котлады.

Кунаклар башта яңартылган «Сандугач» китапханәсе мәйданчыгын карап чыкты, аннары ишегалдына керделәр.

Монда кунакларга элеккеге ишегалды территориясенең яңартылган концепциясе тәкъдим ителде. Биредә уңайлы балалар мәйданчыклары, асфальт юллар һәм ял зоналары эшләнгән. Яңартылган ишегалды тыштан да үзгәргән - монда җәйге эссе көннәрдә салкынча һава булдыру өчен яшел зоналарга игътибар бирелгән.

Татарстан Президенты һәм башка дәрәҗәле кунаклар, модернизацияләнгән ишегалдын күргәннән соң, хис-кичерешләрен белү өчен, җирле халык белән аралашты.

«Бүген бу һәм башка проектларны гамәлгә ашыруга бик күп акча тотыла. Бу Россия Президенты Владимир Путин һәм РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның зур ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, Республика көнен һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллык юбилее елында уза. Бу дата бәйрәм көннәрендә бара торган чараларга аеруча мәгънә өсти.

«Федераль бюджет гамәлгә ашыра торган инфраструктура проектлары турында сөйләгәндә шуны әйтергә кирәк - якындагы 5 елда моңа 500 млрд сум бүлеп бирәчәкләр. Безнең республика тарихында беркайчан да мондый проектлар булмады. Бу Мәскәүгә кадәр М12 трассасы да, бу Чаллыны һәм Түбән Каманы әйләнеп үтү юлы да, һәм башка бик күп проектлар. Минем бер теләгем бар – боларның барысы да сезгә һәм сезнең балаларыгызга эшләсен өчен, барысын да сакласагыз иде», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә җыелган халыкка.

Рәсми өлеш тәмамлангач, кунаклар мәйданчыктан чыгып китте, ә ишегалды бәйрәме халык җырлары, Татарстан һәм Россия эстрадасы хитлары, шулай ук балалар өчен чаралар белән дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot