Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Мәскәүдә «Транспорт инфраструктурасын алдан үстерү» сессиясендә катнашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - «Транспорт инфраструктурасын алдан үстерү» мәсьәләсе буенча стратегик сессиядә катнашу. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Стратегик сессияне Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин уздырды.
Стратегик сессия кысаларында транспорт комплексының төп сегментлары мөмкинлекләрен арттыру мәсьәләсе җентекләп каралды.
РФ Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, чараларга системалы ярдәм ике профильле илкүләм проектка – «Нәтиҗәле транспорт системасы» һәм «Яшәү өчен инфраструктура»га кертелгән. Моның өчен 9 трлн сумнан артык бюджет акчасы каралган.
Төбәкләрнең күбрәк бәйләнештә булуын тәэмин итү өчен юллар челтәре үсеш ала, тизйөрешле юллар формалаштырыла. М-11 «Нева», м-12 «Восток» магистральләре кергән «Россия» кебек трассалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз