Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Мәскәүдә Тимирязев исемендәге Татарстан университеты студентлары белән очрашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген К.Тимирязев исемендәге Россия дәүләт аграр университетында булды. Мәскәү югары уку йорты авыл хуҗалыгы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерли. Анда 82 татарстанлы укый.
Рөстәм Миңнехановка университет буенча экскурсия уздырдылар. Ул аквакультура кафедрасын карады, лаборатория, селекция-орлыкчылык үзәге, бакчачылык һәм яшелчәчелек үзәге һәм югары уку йортының башка структуралары эше һәм үзенчәлекләре белән танышты. Бу турыда ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул шулай ук Россия дәүләт аграр университетында укучылар белән очрашты һәм аларга Татарстанда белгечләргә ярдәм күрсәтелү турында сөйләде.
«Бүген илебезнең агросәнәгать комплексы - зур экспортер. Сезнең һөнәрегезгә ихтыяҗ зур, ә белемегез кайда гына эшләсәгез дә кирәк булачак», - диде ул.
ТР Президенты искәрткәнчә, республика практика узарга, белгечләр белән алмашырга һәм агросәнәгать вәкилләренә ярдәм итү өчен башка чаралар күрергә әзер булуын искәртте.
«Без бүген авыл тормышы шәһәрнекеннән әллә ни аерылмасын өчен күп эш башкарабыз. Безнең бурыч - кешеләр авылдан китмәсен һәм авылга эшкә килсен, бигрәк тә сезнең юнәлештә, авыл хуҗалыгында эшләсен өчен яхшы шартлар тудыру», - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов студентларга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз