news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Мәскәүдә медицина университетында укучы Татарстан студентлары белән очрашты

Миңнеханов Мәскәүдә медицина университетында укучы Татарстан студентлары белән очрашты
Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Иван Сеченов исемендәге дәүләт медицина университетында булды, анда укучы Татарстан студентлары белән очрашты. Бу хакта ул үзенең телеграмм-каналында язган.

«Иван Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университетында укучы безнең республика студентлары белән аралаштык. Балалар позитив, тырыш, яхшы укыйлар», — дип язган республика җитәкчесе.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә ачыклауларынча, университетта Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән килгән, үз тормышларын медицина белән бәйләргә хыялланган татарлар да белем ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot