news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Мәскәүдә KazanForum икътисади форумының оештыру комитеты утырышында катнашты

Миңнеханов Мәскәүдә KazanForum икътисади форумының оештыру комитеты утырышында катнашты
ТР Президенты матбугат хезмәте

Бүген Мәскәүдә алда торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумының эшлекле программасы һәм оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин рәислегендәге оештыру комитетының беренче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Чара 18-20 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Искәртеп үтәбез, Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән форумга федераль статус бирелде.

«Россия мөселман илләре белән диалогны үстерүне, икътисади һәм дусларча элемтәләрне ныгытуны дәвам итә. Әлеге элемтәләрнең яңа перспективалар ачуы турында зур ышаныч белән әйтергә мөмкин. Ислам илләренең безгә теләктәшлек күрсәтүен, безнең позицияне тирәнтен аңлавын һәм конструктив хезмәттәшлеккә ачык булуын күреп торабыз», - диде Хөснуллин, утырышны ачып.

Ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумының Россия-ислам диалогын сакларга гына түгел, ә көчәйтергә дә мөмкинлек бирә торган уникаль мәйданчык булуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия һәм ислам илләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерү – ил җитәкчелеге тарафыннан куелган өстенлекләрнең берсе. Алда торган форум да «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме үткәрә торган эшнең бер өлеше булачак.

ТР Президенты шулай ук алда торган форумга әзерлек эшләренә тукталды. Әйтик, хәзерге вакытта вакыйганың программасын әзерләү юнәлешендә эш бара, шул исәптән форумда катнашучыларны намаз уку бүлмәләре белән тәэмин итү, пленар утырыш башланыр алдыннан дога кылуны оештыру һ.б. мәсьәләләр хәл ителә.

«Уртак тырышлык белән форум югары дәрәҗәдә оештырылыр дип өметләнәм», - дип сүзен төгәлләде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100