news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Мәскәүдә Кара металлургия фәнни-тикшеренү институты җитәкчелеге белән очрашты

Миңнеханов Мәскәүдә Кара металлургия фәнни-тикшеренү институты җитәкчелеге белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында И.П.Бардин исемендәге Кара металлургия үзәк фәнни-тикшеренү институтында булды һәм аның җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Институт 1944 елдан бирле эшли. Аның эшчәнлеге металлургия җитештерүенең барлык тармакларын колачлый. 1995 елда институтка дәүләт фәнни үзәге статусы бирелгән. 2024 елда учреждение РФ Президенты Владимир Путин указы белән «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Эш сәфәре башында Татарстан Рәисе фәнни учреждениенең Бөек Ватан сугышында катнашкан хезмәткәрләре мемориалына чәчәкләр салды. Аннары ул институтның яңа корыч һәм эретмәләр җитештерү, алдынгы металлургия җитештерү технологияләрен булдыру һәм металлургия продукциясен эксперименталь рәвештә аз тонналы күләмнәрдә җитештерүне оештыру тәҗрибәсе белән танышты. Институт бу өлкәләрдә илнең лидеры булып тора.

Аннанс оң Рөстәм Миңнеханов һәм институт җитәкчелеге хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү проектлары турында сөйләште. Сөйләшү барышында институтның кара металлургия өлкәсендәге алдынгы фәнни эшләнмәләрен Татарстан предприятиеләрендә куллануда синергия мөмкинлекләре дә каралды.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов институт белән хезмәттәшлекне нәтиҗәле үстерү өчен бердәм эшче төркем булдырырга тәкъдим итте. Ул шулай ук И.П.Бардин исемендәге Кара металлургия үзәк фәнни-тикшеренү институты вәкилләрен республика предприятиеләренә үз мөмкинлекләрен тәкъдим итү өчен Казанга килергә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot