Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Мәскәү-Татарстан» күпере» форумында: Россия талантлы кешеләргә бай

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан» күпере» форумында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм мондый чараны үткәрүнең күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте.
«Мәскәү – Татарстан» күпере» форумын үткәрү ике төбәк арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең мөһим өлешенә әверелде. Мин форумда катнашучыларның барысына да: оештыручыларга, спикерларга, безнең Россия Геройларына рәхмәт белдерәм. Чираттагы мәртәбә без Россиянең талантлы, хезмәт сөючән, патриотик кешеләргә бай булуына инандык», - диде республика җитәкчесе.
Ул шулай ук Сергей Собянинга һәм Мәскәү Хөкүмәтенә үзгәрешсез конструктив якын килүе һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Мәскәүдә Татарстаннан бик күп студентлар укый. Шул ук вакытта республика хакимияте яшьләр укудан соң Татарстанга кайтырга теләсеннәр өчен шартлар тудырырга тырышачак.
«Барыгызга да ачык, ихлас булуыгыз һәм Россиягә мәхәббәтегез өчен рәхмәт. Үз илеңне, ата-анаңны, укытучыларыңны яратырга кирәк. Барыгызга да уңышлар!» - диде Татарстан Рәисе.
Миңнеханов шулай ук чараны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә һәм Россия Хөкүмәте каршындагы финанс университетка рәхмәт белдерде.
Элегрәк Татарстан Рәисе шул ук форумда Бөек Ватан сугышы ветераннарын медальләр белән бүләкләгән иде. Шулай ук Собянин бу чарада Татарстанны киләчәккә омтылучы төбәк дип атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз