news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты

Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты. Яклар Мәскәүдә дини изге урыннарны торгызу турында фикер алышты. Очрашуда Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл да катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

«Татмедиа»ның Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиева билгеләп үткәнчә, очрашу Патриархның Христос Коткаручы храмындагы эш кабинетында узган.

Мондый очрашулар күркәм традициягә әйләнде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Очрашу барышында республиканың рухи үсеше һәм дини изге урыннарны, аерым алганда Казан Богородица монастырен бергәләп торгызу мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.

Сөйләшү азагында ТР Рәисе Патриархны Татарстанга чакырды.

«Сезне республикабызда көтәбез», - диде Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot