news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов март-апрель айлары өчен төбәк җитәкчеләренең илкүләм рейтингын җитәкләде

Миңнеханов март-апрель айлары өчен төбәк җитәкчеләренең илкүләм рейтингын җитәкләде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елның март–апрель нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе төбәкләре җитәкчеләренең «Илкүләм рейтингында» беренче урынны алды. Тикшеренүне «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге әзерләгән.

Рейтингның икенче юлында – Мәскәү мэры Сергей Собянин, өченче урынны Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров алды.

Тикшерү нәтиҗәләре читтән торып анкета бирү, шулай ук эксперт җәмгыяте вәкилләренең читтән торып һәм күзгә-күз сораштырулары нигезендә формалаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot