news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Малайзия короленә Борынгы Болгарның истәлекле урыннарын күрсәтте

Миңнеханов Малайзия короленә Борынгы Болгарның истәлекле урыннарын күрсәтте
видеодан скриншот

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Малайзия короле Солтан Ибраһимга Борынгы Болгар шәһәренең истәлекле урыннарын күрсәтә. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде һәм видеоны куйды.

«Кунакка 1103 ел элек Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгән урын турында сөйләделәр. Солтан Ибраһимга дөньядагы иң зур басма Коръән аеруча тәэсир итте. Кыскасы, Король Татарстанны тәкъдим итә», - дип билгеләп үтә Галимова.

Малайзия короле беренче тапкыр Россиягә рәсми визит ясый. Ул Казанга ике көн элек – җомга, 19 сентябрьдә, очып килгән һәм Татарстан Рәисен яңадан сайлануы белән котлаган.

Солтан Ибраһим Исмаил Ибн Әлмәхрум Солтан Искәндәр Әл-хаҗ 2010 елдан бирле Джохорның 25 нче солтаны булып тора. 2024 елдан – Малайзия короле (Янг ди-Пертуан Агонг). Ул бу вазифаны биш ел дәвамында яңадан сайлану мөмкинлегеннән башка биләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot