news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов мәктәп укучыларын үзгәрешләргә әзер булырга һәм яңалыкка омтылырга өндәде

Миңнеханов мәктәп укучыларын үзгәрешләргә әзер булырга һәм яңалыкка омтылырга өндәде
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Хәзерге дөнья тиз үзгәрә һәм нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булачагын фаразлау авыр. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Я есть ЦУР» бәйгесендә һәм биология олимпиадаларындә җиңгән укучыларның сорауларына җавап биргәндә әйтте.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта төрле мәсьәләләрне хәл итәр өчен күпфункцияле булырга һәм аның яңага өйрәнү теләге булырга тиеш.

«Барлык проблемаларны бары тик белемле кешеләр генә җиңә ала, һәм сез нәкъ шундый кешеләр», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Укучылар икътисадның файдалы казылмалар чыгаруга бәйлелеген киметү өчен илдә нәрсә эшлиләр дигән сорауны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новакка юллады.

«Бездә икътисадны диверсификацияләү бурычы күптәннән бара инде. Әгәр элек бюджетның чималдан кереме 50 процент булса, хәзер исә, 25 процент һәм бу кимү дәвам итәчәк», – диде Новак.

Аның сүзләренчә, икътисадны диверсификацияләүгә басым югары технологияле тармакларны үстерү өчен ясалган.

«Илдә технологик суверенитетка ирешү – төп бурыч», – диде Новак.

news_right_1
news_right_2
news_bot