news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов мәктәп һәм балалар бакчалары төзелеше нормативларын үзгәртергә тәкъдим итте

21 төбәк проектлы финанслау кысаларында кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләүне яңарту мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән. Бу хакта Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Республика җитәкчесе искәрткәнчә, мондый чара 2022-2023 елларда гамәлдә булган инде.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе төзелгән объектлары коммуналь челтәрләргә тоташтыру проблемасына да игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

- Ресурслар белән тәэмин итә торган оешмалар тарафыннан коммуналь инфраструктура төзелешенә бәяләр булдыруның үтәкүренмәле шартларын тәэмин итәргә (смета исәп-хисапларын булдыруның ресурс-индекс ысулын мәҗбүри файдаланып);

- Инженерлык челтәрләренә тоташтыру срокларын киметергә;

- Инженерлык челтәрләренә йөкләнеш буенча гамәлдәге норматив хисапларны ачыкларга.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов торак төзелеше кимү фонында төзелеш тармагының кадрлар потенциалы кимүгә юл куймас өчен сәнәгать төзелешенә басым ясарга өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100