Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Мәктәп дипломатия клублары» проектының яңа сезонына старт бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» координацион советы утырышы алдыннан «Мәктәп дипломатия клублары» федераль проектының яңа сезонына старт бирде.
«Бүген без «Мәктәп дипломатия клублары»ның яңа сезонына старт бирәбез. Татарстан беренчеләрдән булып мондый чараны уздыру инициативасын хуплады. Без яшь буынның фикерен исәпкә алмыйча төрле илләрдәге яшьләрнең аралашуы уңышлы була алмавын аңлыйбыз. Илебезнең киләчәген нәкъ менә сез билгелисез. Бүген яшьләр арасында диалог ничек җайга салынган булуга карап иртәгә халыкара мөнәсәбәтләр ничек үсәчәге билгеләнәчәк» – диде ул.
«Без Россия һәм Бразилия, Малайзия, Үзбәкстандагы мәктәпләрдәге коллегаларыбызга проектта катнашулары һәм актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәтле. Татарстан һәм Казан күп тапкырлар әһәмиятле халыкара вакыйгалар уздыру урыны булды. Без кунакларга һәрвакыт шат! Республикабыз күпләрне кызыксындырыр, дип өметләнәбез. Яшьләргә мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, инициативаларга ярдәм итү – безнең эштә приоритет. Мондый мәйданчыкта турыдан-туры аралашу ярдәмендә сез төрле илләрнең мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныша аласыз», - дип билгеләде Миңнеханов.
Очрашуга 17 илдән 200дән артык мәктәп онлайн-режимда кушылды, ә офлайн-форматта Татарстанның 15 мәктәбеннән вәкилләр катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз