news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Мәктәп - белем бирү генә түгел, тәрбия үзәге дә

Мәктәп директорлары һәм сыйныф җитәкчеләре балаларның мәктәпкә нәрсә алып килүләрен күзәтергә тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасы сессиясендә белдерде.

«Мәктәп - белем бирү генә түгел, тәрбия үзәге дә. 175 нче мәктәптәге фаҗига һәм Түбән Камадагы күңелсез хәл кебек соңгы вакыйгалар игътибар таләп итә. Балалар мәктәпкә мәктәп рюкзагы белән түгел, ә поход рюкзагы белән йөриләр. Пычаклар, баллоннар һәм башкаларны алып киләләр. Без мәктәптән төрмә ясый алмыйбыз, әмма тәртипкә китерергә кирәк», - дип белдерде ТР Рәисе.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан мәгариф буенча күп кенә төбәкләрне күп күрсәткечләр буенча узып китә.

news_right_1
news_right_2
news_bot