news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Макеевкага ату вакытында һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Макеевкага ату вакытында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Алар үз Ватанының лаеклы уллары иде. Аларның һәркайсы үз бурычын батырларча башкарды - илне, гражданнарыбызның гомерен һәм тынычлыгын саклады. Татарстан һәлак булган хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары белән бергә кайгыра. Безнең өчен алар мәңгегә Герой булып калачак», диелә кайгы уртаклашу текстында.

Искәртик, 2 гыйнварда Макеевкада Россия гаскәрләренең вакытлы дислокациясе урынына Яңа ел төнендә ракета һөҗүме булуын Россия Саклану министрлыгы раслады. Һөҗүмнән соң һәлак булган Россия хәрбиләренең саны 89 кешегә кадәр артты, дип белдерделәр кичә кич хәрби ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100