news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашты

Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы оештырылды. Эшлекле чара барышында педагогик коллективларның узган уку елындагы эшенә нәтиҗәләр ясала, киләсе уку елына яңа максатлар билгеләнә. Киңәшмә башында Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт гимнары яңгырады. Киңәшмә эшчәнлегенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итте.

«Киңәшмәдә катнашучылар, хөрмәтле кунакларыбыз! Берничә моментны билгеләп үтәсем килә. Узган ел без мәгариф тармагындагы илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның 6 еллык циклын тәмамладык. Быел тагы 3 яңа илкүләм проект буенча эш башланды. Алар турыдан-туры мәгариф өлкәсе үсешенә бәйле. «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә» һәм «Кадрлар». Аннары вузлар технологик лидерлыкны колачлаган тагын да ике проектта катнаша. Һәм шушы илкүләм проектлар һәм федераль программалар кысаларында мәгариф инфраструктурасын модернизациясе бара», – дип ассызыклап үтте ТР Рәисе.

Чараның төп темасы «Заманча мәгарифнең кыйммәтләр ориентирлары» дип аталган иде. Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән өлкәсендәге ярдәмнәре өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Мәгариф министры Сергей Кравцовка, Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка, шулай ук Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаевка Татарстанда мәгариф үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot