Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов мәдәният министрлары очрашуында Гвинея-Бисау Президентына сәлам юллады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары белән очрашуда Гвинея-Бисаудагы ведомство башлыгының фотосын төшерде һәм бу илнең лидерына юллады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Рөстәм Миңнеханов Гвинея-Бисау Президентына (Умар Сисок Эмбало) илнең мәдәният министры (Мария да Консейсау Эвора) фотографиясен җибәрде һәм сәлам юллады», – дип язган ул үзенең Telegram-каналында һәм видео урнаштырган.
Галимова очрашуда берьюлы дүрт тәрҗемәче катнашуын билгеләп үткән иде һәм Казанның 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак танылуын искәртте.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2023 елдан вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз