Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Мәдәни мирас объектлары Татарстанга җәлеп итү үзәкләре булырга тиеш
Татарстанда торгызылган мәдәни мирас объектлары һәйкәлләр генә түгел, ә туристларны җәлеп итү үзәкләре булырга тиеш. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының һәм ТР Туризм буенча дәүләт комитетының уртак коллегиясендә бу йөкләмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде.
«Мәдәни мирас объектлары һәйкәлләр булып кына калмасын иде, ә җәлеп итү һәм компетенцияләр ноктасына әверелсен иде. Алар барысы да республикада яшәүчеләр һәм кунаклар мәнфәгатьләрендә эшләргә тиеш. Без бу юнәлештә зур алга китеш барлыгын күрәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул дини объектларны аерым билгеләп үтте. ТР Президенты фикеренчә, бу юнәлештә Татарстанның зур базасы бар, аны да эш хәленә китерергә кирәк. Бик күп тарихи эчтәлекле объектлар бар, бу территорияләрне үстерү планын эшләү зарур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз