news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов мәче белән кызыклы видео куйган һәм казанлыларны өмәгә чакырган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында Казан халкын гомумшәһәр өмәсенә чакырган һәм мәче белән кызык видео да куйган.

«Дуслар, бу ялларда Казан паркларында барлык кешеләрнең яраткан шимбә өмәләре узачак. Бу яхшы, матур традиция! Әгәр катнашырга теләсәгез - җыелу вакытын Парклар һәм скверлар дирекциясе сайтында карагыз», - дип язган республика җитәкчесе.

Ул өмәләрдә катнашырга, җыештырырга һәм шәһәр халкы яшәгән һәм эшләгән урыннарны тәртипкә китерергә чакырды.

«Матур булган җирдә тырыш һәм бердәм кешеләр яши! - дип язган Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot