news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов М12 трассасын шулай тиз салган төзүчеләргә рәхмәт белдерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов М12 «Көнчыгыш» федераль трассасын тиз салганнары өчен төзүчеләргә үзенең Telegram-каналында рәхмәт белдерде.

«Төзүчеләргә рәхмәт! Бу кешеләр ярдәмендә илебез тарихында беренче тапкыр өч ел эчендә шундый көчле магистраль төзелде. Рәхмәт, егетләр!» — дип язган республика җитәкчесе һәм ике фото урнаштырган: юл эшчеләренекен һәм трассаның үзен.

Элегрәк трассаны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин барлык белгечләргә М12 трассасының Мәскәүдән Казанга кадәр участогын рекордлы тизлектә төзегәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Шушы вакыт эчендә — ә бу нибары өч ел — мондый масштабтагы һәм мондый катлаулылыктагы инфраструктура проектлары бездә әле беркайчан да тормышка ашырылганы юк иде», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин шулай ук мондый проектларның кыска вакыт эчендә бөтен дөньяда сирәк тормышка ашырылуына, ә Россия тарихында андый проектларның бөтенләй булмавына игътибар итте.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша М12 тизйөрешле трассасының 810 километр озынлыктагы Мәскәү—Казан өлешен ачты. Түбән Новгород өлкәсендә һәм Татарстанда төзелеп беткән участокларда хәрәкәт башланды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

М12 «Көнчыгыш» федераль трассасы «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» илкүләм проекты буенча төзелә. Яңа автотрасса ярдәмендә Мәскәүдән Казанга кадәр юл вакыты 12 сәгатьтән 6,5 сәгатькә кадәр кыскарачак. Алга таба магистраль Екатеринбург һәм Төмәнгә кадәр, ә аннары, бәлки, илнең көнчыгыш чикләренә кадәр озайтылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100