Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Лукашенко белән очрашуда: Санкция шартларында икътисади элемтәне ныгыту зарур
Көнбатыш илләренең санкция басымы шартларында Беларусь һәм Татарстанга икътисади элемтәләрне үстерергә кирәк, дип белдерде ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь лидеры Александр Лукашенко белән очрашуда. Ул шулай ук төбәк дәрәҗәсендәге хезмәттәшлекне хуплаганы өчен Лукашенкога рәхмәт бәйтте, аны Беларусь һәм Россия халыклары бердәмлеге көне белән котлады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Санкция шартларында безгә икътисадтагы кооперация элемтәләрен тагын да активрак ныгытырга һәм үстерергә кирәк. Татарстан делегациясе визиты безнең эшлекле хезмәттәшлеккә яңа этәргеч бирер дип өметләнәм», - диде Миңнеханов.
Ике республика арасында хезмәттәшлек турында килешү һәм министрлыклар арасында берничә килешү гамәлдә, эшче төркем булдырылган. Моннан тыш, Казанда Беларусь Республикасының Россиядәге илчелегенең бүлеге эшли, Казан һәм Минск исә – тугандаш шәһәрләр, дип искәртте ТР Рәисе.
Шулай ук гуманитар элемтәләр дә актив үсә. Әйтик, узган ел Казанда Беларусь мәдәнияте көннәре үтте, ә быел Минскида Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрү планлаштырыла.
Миңнеханов татар җәмгыятенә игътибар һәм ярдәм күрсәткәне өчен Лукашенкога аерым рәхмәт белдерде, шулай ук Беларусь делегациясен «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» форумына чакырды.
Искәртеп узабыз, Лукашенко очрашуда Беларусь һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең потенциалы гаять зур булуы хакында белдерде, шулай ук уртак предприятиеләр төзергә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз