news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Лукашенко белән кул кысышу фотосын урнаштырды

Миңнеханов Лукашенко белән кул кысышу фотосын урнаштырды
Фото: max.ru/rustamminnikhanov

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән кул кысышу фотосын урнаштырды.

«Беларуська барып, Татарстанның олы дусты Александр Лукашенко белән очрашмыйча булмый! Кунакчылыгыгыз өчен рәхмәт, Александр Григорьевич!» – дип язган ТР Рәисе үз каналында.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Лукашенко Миңнеханов белән очрашу барышында Татарстан белән Белоруссиянең зур охшашлыгына игътибар иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot