Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Луганскига эшкә күчкән Саматовны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының элеккеге урынбасары Тимур Саматовны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде. Бу хактагы указ республика Президенты сайтында чыкты.
Бүләкне Саматовка социаль-икътисади үсешкә һәм нәтиҗәле хезмәткә зур өлеш керткәне өчен биргәннәр.
Моннан тыш, Миңнеханов башка указ белән Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары, эчке хезмәт генерал-майоры Алексей Завгородневка «Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре» исеме бирде. Аңа мактаулы исем эчке эшләр органнарында күпьеллык намуслы хезмәте, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш керткәне өчен тапшырылды.
Искәртик, 20 августта «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2016 елдан бирле Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары булып эшләгән Саматов, Луганск Халык Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгын җитәкләү өчен, үз вазифасыннан китә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз