news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Ливиядән партнерлар кабул итү – республика өчен зур дәрәҗә

Миңнеханов: Ливиядән партнерлар кабул итү – республика өчен зур дәрәҗә
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нефть-газ химиясе форумы кырларында Ливия Президент Советы Рәисенең сәяси киңәшчесе, «Мид Ойл» нефть сервисы компаниясенең директорлар советы әгъзасы Имад Әл-Фәләх белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ливиядән партнерлар кабул итү – республика өчен зур дәрәҗә.

«Без сезнең илдә нефть мәсьәләләре буенча гына түгел, ә башка мөмкинлекләрне дә карарга ниятлибез», - диде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе товар әйләнешен арттыру буенча эшне активлаштырырга кирәклеген ассызыклады, икътисадның төп тармакларын һәм республиканың әйдәп баручы предприятиеләрен билгеләде. Хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр дип ул партнерлык финанславын, хәләл индустриясен, мәдәниятне һәм туризмны атады.

Имад Әл-фалях Ливия базары зур һәм перспективалы, дип сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, форум күргәзмәсендә тәкъдим ителгән барлык кызыклы эшләнмәләрне Татарстан белән элемтәләрне ныгыту өчен ил җитәкчелегенә тапшырырга планлаштыра.

Очрашуда шулай ук тәҗрибә уртаклашу өчен предприятиеләрнең бизнес-миссияләрен оештыру турында фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot